Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россельхозбанкның яңа бинасы ачыла

Яңа банк бинасының эшлекле активлык үзәге белән таныштылар.

Район башлыгы Альберт Хуҗин Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Василә Муллина белән берлектә төзелә торган яңа банк бинасының эшлекле активлык үзәгендә булды.

Офиста заряд ала торган җайланмалар һәм Wi-Fi белән бушлай керү мөмкинлеге булган коворкингның уңайлы зоналарын, сөйләшүләр һәм эшлекле очрашулар өчен бүлмәләрне, «сәламәтлек почмакларын», компьютерлар белән эш урыннарын урнаштыру планлаштырыла.

Эшлекле активлык үзәкләре - банкның авылны үстерүгә керткән чираттагы өлеше. Мондый бүлекләр гражданнарны җәлеп итү ноктасы булырга тиеш. Алардан кулланучыларга финанс хезмәтләреннән алып,  дәүләт хезмәтләренә кадәр тулы файдалану мөмкинлеге каралган. Иң мөһиме - бу хезмәтләр  барысы да өй янындагы бер уңайлы офиста урнашкан.

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев