Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чын күңелдән» хәйрия концерты

Бәйрәм ахырында Рифат Зарипов өлкән яшьтәге кешеләргә ныклы сәламәтлек, тыныч имин тормыш теләде.

- 5 декабрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар декадасы кысаларында татар эстрадасының танылган, яшь артисты Рифат Зарипов үзенең иҗат төркеме белән чыгыш ясады. Алар безнең интернатта узган "Чын күңелдән" исеме астындагы хәйрия музыкаль марафонына кушылдылар. Рифат Зариповның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.Гадилеге, сөйкемлелеге, өлкәннәргә игътибарлылыгы, ихтирамы, үз эшенең остасы булуы таң калдырды. Аның җырлары оптимизм, энергия, уңай эмоцияләр, тормышка мәхәббәт белән сугарылган иде. Концерт күңелле биюләр белән дәвам итте. Яшь артистка Лада да матур җырларын бүләк итте. һәр артистның чыгышы алкышларга күмелде. Өлкәннәрнең шатлык тулы йөзләре, чын күңелдән яратып, сокланып тыңлаулары, көчле алкышлары артистлар өчен иң зур бүләк булгандыр. Бәйрәм ахырында Рифат Зарипов өлкән яшьтәге кешеләргә ныклы сәламәтлек, тыныч имин тормыш теләде. Рәхмәтле тамашачылар исеменнән артистларыбызга рәхмәт хаты тапшырдык, изге теләкләребезне җиткердек, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев