Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларыбыз - экология сагында

Чисталык икеайлыгына нәтиҗә ясалды

Мөслимдә “ЭКОяз” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Республикада ул җиденче ел рәттән үткәрелде. Бәйге санитар-эпидемиологик икеайлык белән параллель рәвештә барды. Акциянең максаты – халыкны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм активистларны бүләкләү.

Бәйгедә Мөслимнең “Ләйсән” балалар бакчасы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” муниципаль унитар предприятиесе “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәп” һәм “Иң яхшы предприятие” номинацияләрендә җиңүче булды. Җиңүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР Экология һәм су байлыклары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов тәбрикләде.

Акция нәтиҗәләре буенча Мөслим авылының Кооператив урамындагы 227 санлы күпфатирлы йорт ишегалды “Иң яхшы ишегалды” дип игълан ителде. Шушы ишегалдын яшелләндерүче Фирая һәм Наил Дәминовлар “Иң яхшы гаилә” номинациясендә бүләкләнде.

Фирая һәм Наил Дәминовлар алты елдан артык үз ишегалларын шау чәчәккә күмә. Быел гына, бакчадагы кое эштән чыгу сәбәпле, чәчәкләр утыртмаганнар.

“Ләйсән” балалар бакчасы юкка гына иң яхшысы дип табылмады. Экология – балалар бакчасының төп юнәлеше. Биредә балаларда тирә-юнь мохиткә сакчыл караш тәрбиялиләр һәм иң кечкенәләрне дә табигать белән якыннан таныштыралар. Балалар белән бергәләп кышкы бакчада гөлләр үстерәләр, аларга су сибәләр. Яз көне ишегалдындагы түтәлләргә яшелчәләр утырталар, чүп утыйлар. Сабыйлар, агач-үсемлекләрне өйрәнеп, сүз байлыгын да киңәйтә.

“ЭКОяз” конкурсында җиңеп чыккан өчен “Ләйсән” балалар бакчасына диплом һәм бумбокс, ягъни күчермәле музыкаль колонка тапшырылды.

Чисталык икеайлыгында республика полигоннарына 510 мең кубометр чүп-чар чыгарылган. Муниципалитетлар – 760, оешма-предприятиеләр 540 мең тирәсе агач-куаклар утырткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев