Район башкарма комитеты каршындагы балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте
Анда бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгән биш гаиләнең тәртибе тикшерелде. Әти-әниләр арасында даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр, балигъ булмаган балаларын әби-бабаларына калдырып, кунакта йөрүчеләр дә бар. Әлеге ата-аналарга кисәтү ясалды, административ штрафка тартылучылар да булды. Бер гаилә алкогольдән дәвалау максатында район үзәк хастаханәсе табиб-наркологына җибәрелде. Утырышта шулай ук амораль...
Анда бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгән биш гаиләнең тәртибе тикшерелде. Әти-әниләр арасында даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр, балигъ булмаган балаларын әби-бабаларына калдырып, кунакта йөрүчеләр дә бар. Әлеге ата-аналарга кисәтү ясалды, административ штрафка тартылучылар да булды. Бер гаилә алкогольдән дәвалау максатында район үзәк хастаханәсе табиб-наркологына җибәрелде. Утырышта шулай ук амораль тормыш алып барган өчен комиссиягә исәпкә куелган бер гаилә үрнәк тәртибе өчен учеттан төшерелде, гаиләгә тәрбиягә бирелгән бер үсмернең тәртибе тикшерелде.
Нет комментариев