Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйдә ясалган казылык

Өйдә казылык ясыйбызмы!? Мондый деликатесны әзерләү ысулы катлаулы түгел.

Каклаган һәм пешкән казылык ясау өчен 5-10 кг ат ите, 1 кг иткә 10-15 г исәбеннән йодлы вак аш тозы, 1 кг иткә 2-3 г исәбеннән зира, кара борыч, сарымсак, 2-3 кг чистартып юылган сыер эчәгесе кирәк.
Итне юып, 2 сантиметрлы телемнәргә, аннары 5-8 сантимертлы шакмакларга турыйбыз. Тураган иткә тоз сибеп, тәмләткечләрне салабыз. Барысын бергә яхшылап болгатып, берничә минутка савытында калдырабыз.
Эчәгенең бер башын капрон җеп белән ныгытып бәйлибез. Икенче башыннан итне тутырып, анысын да бәйләп куябыз. Ул тыгыз һәм 40 сантиметрдан да кыскарак булмасын. 
Болай әзерләгән казылыкны пешереп тә, каклап та була. Каклау өчен казылыкны 3-4 атна коры һәм салкын җирдә тоталар. Озаграк тотарга да ярый. Пешергән казылыкны исә берничә көннән үк кулланырга мөмкин. Аңа кадәр аны салкын урында тотарга.
Казылык тозлы суда пешерелә, су кайнап чыккач, агач таякчык белән аны берничә җирдән тишкәлибез. Итнең суы эчәкне шартлатмасын өчен эшләнә бу. Казылык сүрән утта сәгать ярым пешә. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев