Өлкәннәр һәрвакыт хәрәкәттә
Моңа дәлил булып,12 май көнне универсаль спорт залында өлкәннәр арасында XII республика спартакиадасының муниципаль этабы узды.
Өлкәннәр – җирлегебезнең тиңсез хәзинәсе. Бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Алар актив тормыш позициясе белән яшьләргә үрнәк булып тора. Моңа дәлил булып,12 май көнне универсаль спорт залында өлкәннәр арасында XII республика спартакиадасының муниципаль этабы узды.
Чара Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде. “Өченче буын” вәкилләре җиңел атлетика, йөзү, мылтыктан ату, дартс һәм шахмат уеннары, өстәл теннисы буенча ярышларда катнашты. Спартакиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды. Җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Иң өлкән катнашучыларга – Иске Вәрәш авылыннан Бәһиҗә Баһауовага 82 яшь, Мөслимнән Кузьма Ивановка 81 яшь. Шулай ук иң актив гаиләләр дә билгеләнде. Алар – Нуриевлар һәм Хуҗагалиевлар. Әлеге спортчылар да истәлекле бүләкләргә лаек булды. Иң актив өлкәннәр 27 майда Казан шәһәрендә узачак ярышларда катнашачак.
Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев