Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәрләрегез файда китерсен

30 июньдә “Кояшлы Ык”ның кече амфитеатрында Мөслим политехник техникумының чыгырылыш кичәсе булды

Гадәттә мондый кичә техникум бинасында үтә иде, быел ул беренче тапкыр ачык һавада, табигать кочагында оештырылды. Бәйрәмне район үзешчәннәре чыгышы бизәде. Техникумны быел 54 укучы тәмамлады. Ике егет – Риназ Гыйзетдинов һәм Раил Камалов, уку дәверендә аеруча югары нәтиҗәләргә ирешеп, кызыл дипломга лаек булды. Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Раил бүген армия сафларында хезмәт итә, шуңа күрә дипломны аның әнисе Эльмира ханым чыгып алды. – Илдә, районда эшче куллар җитми. Сез бик кирәкле һөнәрләр үзләштердегез. Тормышта үз урыныгызны, үз юлыгызны табарсыз, дип ышанам. Белемегезне камилләштереп, лаеклы һөнәр ияләре булып, яңа үрләр яулагыз. Зур максатлар куеп, шуларга ирешергә тырышыгыз. Кемдер башка шәһәргә китәр, кемдер районыбызда калыр. Монда калсагыз, бигрәк тә сөенәбез. Кемнәр китә – кунакка кайтып йөрегез, без сезне күрергә һәрвакыт шат, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин котлау сүзендә. Уку йортыннан тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы белгечлекләре алып чыгалар. “Әле генә техникум тәмамлаган яшь белгечләрне район оешма-предприятиеләрендә көтәбез. Районның авыл хуҗалыгы оешмаларына эшкә урнашучыга 150 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Шулай ук ел дәвамында хезмәт хакына 7500 сум өстәлеп барачак. Техникумнан соң туры армиягә киткән егетләр дә, кайткач, бу мөмкинлектән файдалана ала”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. Техникумның сигез чыгарылыш студенты белем алуны югары уку йортларында дәвам итәргә исәпли. Районга авыл хуҗалыгы белгечләре җитми. Егет-кызлар, районның авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм Башкарма комитеты арасында өч яклы килешү төзеп, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты яки Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга керә ала. Килешү нигезендә укучы студентларга хуҗалык ай саен 10 мең сум стипендия түли. Әлеге чыгымнарның 90 процентын соңыннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каплый. Укуны уңышлы тәмамлап, районның авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашкан белгечкә 300 мең сум күләмендә акчалата ярдәм каралган. Шулай ук бер ел дәвамында хезмәт хакына 7500 сум акча өстәлеп барачак. Килешү нигезендә укып кайткан белгеч хуҗалыкта кимендә өч ел эшләргә тиеш була. Кичә барышында сәхнәдә дипломнар тапшырылган вакытта күркәм күренеш күзәттек: чыгарылыш студенты Ләйлә Нәсифуллинага йөргән егете Фәннүр кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кыз ризалык бирде. Егет үзе дә шушы техникумны тәмамлаган, армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Халык алдында тәкъдим ясап, матур үрнәк күрсәтте асыл егетебез. – Өч-дүрт ел бездә укыдыгыз, күп уңышларга ирештегез. Барыгыз да тырыш, уңган. Бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладыгыз. Безгә һәрберегез кадерле! Алган белемегез файда китерсен, тормышта үз урыныгызны табарга язсын, – диде котлау сүзендә техникум җитәкчесе Илнар Миргалимов. Егет-кызлар укытучыларының, әти-әниләренең үгет-нәсыйхәтләрен тыңлады, рәхмәтләрен ишетте. Хәзер, матур теләкләргә колак салып, тормышта дөрес юлны гына сайлыйсы кала.

 Ләйсән Сабирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Выпускной Чыгарылыш