Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

Гөлдәмия һәм Тимерҗан Мортазиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

 Баек авылында яшәүче Тимерҗан абый белән Гөлдәмия апаның гаилә коруларына быел 55 ел тулган. Икесе дә гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган.

Тимерҗан абый башта – терлекчелектә, аннан игенчелектә эшләгән. Язын – чәчүдә, көзен АВМда хезмәт куйган. Кышын мәктәптә кочегар булып эшләгән. Гөлдәмия апа 18 яшьтән савымчы булып эшли башлый һәм гомере буе сайлаган һөнәренә тугры кала. Тегүче булырга хыялланган Гөлдәмия апа киемнәренең бөтенесен үзе тегә.

Гөлдәмия һәм Тимерҗан Мортазиннар биш ба ла үс т ерг әннәр. Ба ла лары һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Олы уллары Раеф – агроном, эшмәкәр. Ранаслары – шофер. Кызлары Гөлназ балалар тәрбияли. Рөстәмнәре – җырчы. Төпчекләре Ләйлә иминият компаниясендә эшли. Гөлдәмия апа белән Тимерҗан абый унике онык һәм ике оныкчыкка әби-бабай булып яши.

– Әти-әниебез – бик тырыш, эшчән кешеләр. Бәрәңге бакчасында бер эт эчәгесе дә табып булмый, – ди Раеф абый. – Әти бик кырыс. Мин бүген дә аннан куркам.

– Әни – гаиләнең тоткасы: зирәк акыллы, аз сүзле, тырыш. Әти – баш. Икесе дә безгә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Һич авырсынмыйча балаларны үстерергә ярдәм иттеләр, – диде киленнәре Рәүнәз апа, юбилярларга рәхмәтен белдереп. “Эштән башканы белмәдек. Эшләдек тә эшләдек”, – ди Гөлдәмия апа да.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Гөлдәмия һәм Тимерҗан Мортазиннарга тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Юбилярларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде. Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов та изге теләкләрен җиткерде.

– Мәктәптә укыганда балаларыгыз бер кыенлык та тудырмады, тәртипле булдылар. Үзегез таңнан фермага эшкә киткәндә дә балаларыгызны мәктәпкә әзерләп җибәргәнегез өчен рәхмәт! – диде мәгариф ветераны, авылның ветераннар советы рәисе Нурсинә Шәйхәйдәрова.

Баек ның өлкән бу ын вәкилләреннән төзелгән “Балкыш” ансамбле котлауларын җыр аша җиткерде.

Гөлдәмия апа белән Тимерҗан абыйга балалары, дуслары, сыйныфташлары, күршеләре дә изге теләкләрен җиткерде. Түбән Каманың “Илһам” ансамбле кичәне матур җырлары белән бизәде. Ансамбльнең җитәкчесе Илһам Хисмәтуллин, Мортазиннар гаиләсен тәбрикләп, Түбән Кама аксака ллар шурасының Рәхмәт хатын тапшырды. Баек мәдәният йортында Гөлдәмия апаның кул эшләреннән күргәзмә дә әзерләнгән иде.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев