"Мәк" операциясе үтте
8 июльдән 17 июльгә кадәр “Мәк” операциясенең беренче этабы үтте.
Профилактик чара барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кыргый киндер үскән урыннарны, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен тикшерүдә көчәйтелгән режимда эшләде. "Наркотиклар белән бәйле һәр төрле хәбәрне 02 номерына яисә эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шалтыратып бирү сорала", - дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото: freepic.diller - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев