Мини-футбол турниры узды
16 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында 2009-2011 елгы үсмер егетләр арасында мини-футбол турниры булып узды.
Уеннарда Салауз-Муханның 2009 елда туган егетләрдән торган командасы җиңү яулады.
2 нче урында - "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнеп, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә белем алучы 2013 елда туган егетләрдән торган "Мирас" командасы.
2011 елда туган малайлардан торган Салауз-Мухан авылы командасы - 3 нче урынны алды.
4 нче урынга "мирас"лыларның 2014 елгы командасы чыкты.
Турнирның иң яхшы уенчылары - Юныс Шәехов, Рәмис Вәлиев (Сал.Мухан); Раяз Нуруллин, Исмәгыйль Миргасимов ("Мирас").
Оештыручы-тренер - Илфат Хафизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев