Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар юллардагы иминлек өчен

 “Юл иминлеге” дәүлүт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова Метрәй башлангыч мәктәбендә юл иминлеге темасына чираттагы профилактик чара үткәрде.

Гомумән, бу мәктәп инде күп еллар балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итүгә аеруча игътибар бирә. Мәктәптә урнаштырылган автокласс, күпсанлы методик, дидактик материаллар, уку әсбаплары, өстәл уеннары педагогларга бу эштә зур ярдәм күрсәтә. Чираттагы квест уенына мәктәп укучылары белән беррәттән балалар бакчасына йөрүчеләр дә җәлеп ителде. Балалар «Кызыл», «Сары, «Яшел» командаларына буленеп 4 төрле станцияләрдә сынау үтте. «Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре», «Светофор төсләре», «Медицина ярдәме күрсәтү» һәм «Велогородок» станцияләрендә балалар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын, җитезлекләрен исбатладылар. Мәктәп укучыларына ияреп йөрүче нәниләр дә зур кызыксыну белән барлык сынауларны үттеләр, юл иминлеген ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен күрделәр. Ярышлар тәмамлангач командаларга «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең бүләклүре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев