Март аенда җирлегебездә ике янгын очрагы теркәлде
Бүген райондашыбыз авыр хәлдә реанимациядә ята.
“11 март көнне Мөслим авылының Первая урамында гаражга терәп салынган янкормага ут каба. Сәбәбе – тәмәке тарткандагы саксызлык. 1966 елгы хуҗа кеше янгын вакытында каты дәрәҗәдә пешү алып, Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган. Бүген райондашыбыз авыр хәлдә реанимациядә ята. Икенче янгын 14 нче март көнне Метрәй авылда мунчага ут каба. Сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш. Мунча иминиятләштергән булган", – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеег бүлеге инспекторы Илнар Идиятов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев