Марсель Әгләмовны бүген соңгы юлга озаталар.
7 октябрьдә Марсель өеннән чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый. Аны соңгы тапкыр "Авиатөзелеш" метросы станциясендә күрәләр. Егетнең телефоны берничә көн дәвамында "җавап бирми" башлагач, Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче әти-әнисе улларының юкка чыгуы турында хәбәр тарата. Егетнең үлеме турында мәгълүмат пәйда булды. Аның үле гәүдәсен Казан читендәге бер бакчачылык...
7 октябрьдә Марсель өеннән чыгып киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый. Аны соңгы тапкыр "Авиатөзелеш" метросы станциясендә күрәләр. Егетнең телефоны берничә көн дәвамында "җавап бирми" башлагач, Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче әти-әнисе улларының юкка чыгуы турында хәбәр тарата.
Егетнең үлеме турында мәгълүмат пәйда булды. Аның үле гәүдәсен Казан читендәге бер бакчачылык ширкәтендә табып алганнар. Территорияне тикшергән вакытта бакчачылык ширкәте рәисе коточкыч табылдыкка юлыга - егетнең асылынган гәүдәсен күреп ала.
- Үз-үзенә кул салган булу ихтималын да кире какмыйм, - дигән егетнең әтисе. - Кесәсендә үлем алдыннан язган хаты бар, диделәр. Әлегә үзем күрмәдем.
Әти кеше улының интернетта уеннар белән мавыгуын да әйткән. Соңгы вакытта, хәтта уеннарга бәйлелек чалымнары да сизелә башлаган. Укырга керсә дә, әлеге гадәтеннән аерыла алмаган. Аннан биздереп, игътибарын укуга юнәлдерергә тырышсалар да, нәтиҗәсез булган.
Мәгълүмәт http://intertat.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев