Лицей футболчылары Анапа шәһәрендә узачак ярышларга әзерләнә
Яңалыклар

Лицей футболчылары Анапа шәһәрендә узачак ярышларга әзерләнә

Яр Чаллы шәһәрендә “Президент ярышлары” бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Анда лицейның 9 А сыйныфы авыл мәктәпләре командалары арасында җиңүче булды.

Команда шулай ук шәхси беренчелектә һәм иҗади конкурсларда да беренчелекне яулады. Укучыларыбыз Анапа шәһәрендә сентябрь аенда узачак финал ярышларында катнашачак. Команданың тренеры – Айдар Исламов белән Фасыйл Арсланов.
 

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев