Кыйммәтле йөзек сатып алганда
Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова җавап бирә
– Яхшы яктан танылган кибетләрнең берсендә, ювелир эшләнмәләр бүлегендә, кыйммәтле балдак сатып алдым. Якынча биш айдан йөзекнең бер ташы селкенә башлады. Балдакны кибеткә илттем. Миңа: “Балдак формасын югалткан, шуңа күрә таш селкенгән”, – диделәр. Чыннан да, кию процессында балдак бармак формасын кабул иткән. Сатучылар балдак түгәрәк булып калырга тиеш, дип раслый. Экспертиза үткәрсәләр, ул минем исәпкә үткәрелергә тиеш диләр. Соңрак, балдак 2000 сумга кыйммәтләнде һәм аны алыштыра алмыйбыз, диделәр. Килеп туган каршылыклардан соң, балдак фотосурәтен ясадык һәм гариза яздык. Сатучылар вакытны сузмыймы? Бу ситуациядә кем хаклы?
Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова җавап бирә:
– Иң элек товарга гарантия срогы турында белергә кирәк. Бу очракта товарга гарантия срогы алты айга бирелгән. Ягъни җитешсезлек гарантия срогы дәвамында барлыкка килгән. Димәк «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, кулланучы сатучыга билгеле таләпләр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Сатучы гарантия срогы билгеләнгән товарның җитешсезлекләре өчен товарны кулланучыга тапшырганнан соң да җавап бирә. Шуңа күрә бу очракта сатучы кимчелекләре ачыкланган товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы тарафыннан товарны алыштыру турында үз таләпләрен күрсәтеп, сатучы адресына гариза язылуы бик яхшы. Товарның сыйфатын тикшергәндә, товарны алыштырганда әлеге таләп куелган көннән егерме көнгә кадәр срок билгеләнгән.
Фото – freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев