Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корпоративларны ничек имин үткәрергә кирәклеге турында сөйләделәр

Эш бирүчегә корпоратив коллективка кирәкме-юкмы икәнлеген хәл итәргә кирәк. Әгәр ул кирәк икән, барлык санитар кагыйдәләрне үтәргә һәм аны эш урынында ук оештырмаска кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Аларны уздыру зарурлыгы өлешендә җаваплы карар кабул итәргә кирәк. Әгәр дә корпоратив үткәрелсә, моны профилактиканың барлык чараларын үтәп, иң куркынычсыз урында эшләргә кирәк», - дип билгеләп үтте ул.
Әгәр бәйрәм итү өчен ресторан һәм кафе сайланган булса, бинада йөздән артык кеше булырга тиеш түгел, шул исәптән  персонал. Әгәр килүчеләр җәмәгать туклануында кагыйдә бозуларны күрсә, 21 декабрьдән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе Кайнар линиясе эшли башлаячак.
Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, анда татарстанлылар массакүләм чараларда: Яңа ел концертларында, чыршыларда, чыршы шәһәрчекләрен ачу, корпоратив кичәләрдә хокук бозулар турында хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев