Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗга бару – изге гамәл

Быел районыбыздан хаҗга баручылар байтак булды.

Хаҗга баручылар саны республикабызда гына түгел, җирлегебездә дә елдан-ел арта. Быел Мөслимнән Фәндәс Галиуллин да изге җирләрне күреп кайтты. Фәндәс хаҗи – 6-7 ел намазда.
– Хаҗга бару теләге намазга басу белән туды. Аллаһы Тәгалә чакырды. Хаҗ ул – ислам диненең биш баганасының берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәндә көче, сәламәтлеге, мөмкинлеге булганнарга хаҗ кылырга әмер итә. Ислам рухын тоеп, ислам динендәгеләр өчен тарихи саналган урыннарда 30 көнгә кадәр яшәп, вакытыңны гыйбадәткә багышлау миндә әйтеп бетергесез зур кичерешләр тудырды, – ди Фәндәс хаҗи.
Хаҗилар юлга 27 июньдә кузгала. Төркемдә 49 кеше була. Мәккә шәһәрендә төркемне автобуслар каршы ала. Шәһәргә 100 километр кала хаҗилар ихрамга керә. (Ихрам киемнәрен бары тик ир-атлар гына кия). Мәккәдә кунакханәгә урнашкач, дүрт катлы Әл-Хәрам мәчетенә юл тоталар. Биредә Кәгъбәтулла тирәли тәваф кылалар – изге теләкләр теләп, Аллаһны зурлап, әлеге изге урынны җиде мәртәбә әйләнәләр. Дога кылгач, Сафа белән Мәрвә таулары арасында йөриләр. Ике тау арасындагы 700 метр араны җиде кат узалар. Бу гамәл сәгый кылу дип атала.
– Быел хаҗ кылырга миллионга якын кеше килгән иде. Югалмас өчен бер-береңә ябышып диярлек йөрисең, – ди Фәндәс хаҗи.
8 июльдә хаҗилар автобусларда Гарәфә тавына бара. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) йөргән җирләрдә якты дөньядан киткән якыннары һәм үзләре өчен дога кылалар. Кич Мөздәлифәгә китәләр. Мина һәм Гарәфә тавы арасындагы әлеге үзәнлектә хаҗилар Корбан бәйрәме алдыннан төн уздыра. 
– Йокыдан торып, иртәнге намазны укыгач, җәяүләп Минага кайтып киттек. Шул ук көнне җәяүләп Җәмарәтка юл тоттык. Анда шайтаннарга таш аттык. Таш ату ритуалын башкару – хаҗдагы төп гыйбадәтләрнең берсе. Хаҗилар өч көн рәттән таш ыргыта, – ди Фәндәс хаҗи.
Шушы көнне хаҗилар корбан чалдыра. Корбан чалдырганнан соң, ирләр чәчләрен алдыра һәм ихрам халәтеннән чыга. Мәккәгә кайткач тәваф йоласы башкарыла.
– 24 көн – Мәккәдә, 4 көн Мәдинә шәһәрендә булдык. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) шунда җирләнгән. Аның җирләнгән урынында мәчет төзелгән, – ди Фәндәс хаҗи.
Хаҗилар бик күп тарихи урыннарда була. Шуларның берсе – Әл-Куба мәчете. Аны ислам таралган вакытта пәйгамбәребез үзенең сәхәбәләре белән төзетә. Әл-Куба мәчетендә намаз укуның савабы кече хаҗ үтәүгә тиң. 
Ухут тавының озынлыгы – 14 километр. Бу тауда пәйгамбәребез ислам дине өчен сугышлар алып барган. Аның янында гына укчылар тавы да бар. Укчылар тавында сугышларда вафат булганнарның зираты урын алган. 
– Мин санап киткән гамәлләр хаҗ кылуның төп фарызлары булып тора. Аларның берсе генә башкарылмаса да, хаҗыбыз үтәлмәгән була. Бар кеше дә әлеге гамәлләрне үтәргә тырыша. Хаҗдан балаларыма, оныкларыма бүләккә намазлыклар, дисбеләр алып кайттым. Төп бүләк – зәмзәм суы. Зәмзәм суы тәме белән аерыла, күпме еллар торса да бозылмый. Аллаһы Тәгалә, соравыма җавап итеп, миллионлаган мөселманнар арасыннан мине сайлап алды һәм хаҗ гамәле кылырга чакырды. Кылган хаҗларымны Аллаһым кабул итсен, – ди Фәндәс хаҗи. 

“Сельхозтехника” оешмасында – инженер, мастерской мөдире булып эшләгән, район газ участогын җитәкләгән райондашыбыз, Әлмәт шәһәрендә җитәкче урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыга. Фәндәс хаҗиның тормыш иптәше Әлфия, ике кызы, 11 яшьлек оныгы да – намазда.

Фото Ф. Галиуллинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев