Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәгазь документлардан баш тартабыз

Мөслимдә күпфункцияле үзәк 2015 елдан бирле эшли.

Оешма дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен уңайлы шартлар тудыруны, халыкның тормышын яхшыртуны максат итеп куя. Үзәкнең эшеннән чыгып, халык дәүләт идарәсе системасы турында фикер йөртә. Күпфункцияле үзәк эшчәнлеге турында әлеге учреждение җитәкчесе Илшат Шәймөхәммәтов белән сөйләштек. – Илшат Рифгатович, күпфункцияле үзәк нинди хезмәтләр күрсәтә? – Бүген күпфункцияле үзәктә 280 төрдән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә. Шулар арасында торак мәсьәләсенә, финансларга, бизнеска кагылышлы хезмәтләр бар. Кайбер мөрәҗәгатьләр индивидуаль һәм җентекле якын килүне таләп итә. Үзәктә талон буенча хезмәт күрсәтәбез. Шулай ук интернет аша алдан язылырга була. 2021 елда филиал 17113 мөрәҗәгатьне үтәде, шуларның 13 976е федераль хезмәткә кагыла. Филиал көненә якынча 80 кешене кабул итә. Узган ел муниципаль хезмәтләрнең төре 92гә җитте. Авыл җирлеге булгач, бездә җир кишәрлекләре бирү, шәхси йорт төзүгә кагылышлы хезмәтләр киң таралган. Документларны электрон формага күчерү пилот проектына кушылдык. Кыска гына вакыт эчендә күпфункцияле үзәкнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы оптимальләштерелде, аңа 108 хезмәт кертелде. Кәгазь документлар күләмен минимальләштерү күздә тотыла. – Бу к үпфункцияле үзәккә килгәндә, документлар алып килү мөһим түгел дигән сүзме? – Хәзерге вакытта район Башкарма комитетына кирәкле документлар күпфункцияле үзәк аша фәкать электрон формада үтә. Ягъни безгә мөрәҗәгать итүчегә кирәкле барлык документларның скан күчермәсен ясап, Башкарма комитетка юллыйбыз, ә кәгазь документлар мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарыла. Кәгазь документларны алып килергә кирәк, әмма без аларны алып калмыйбыз. Әлеге проект күпфункцияле үзәк эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырыр һәм ведомстволар арасында кәгазь документлар йөртү кирәклеген юкка чыгарыр, дип уйлыйбыз. Шулай ук муниципаль хезмәтләрне экстерриториаль принцип буенча күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Бу күпфункцияле үзәккә яшәү урынына бәйле булмыйча мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә. Безнең эш графигы да халык өчен уңайлы: сишәмбе 19.00 сәгаткә кадәр эшлибез. Шимбә көнне дә кабул итәбез. – Илшат Рифгато - вич, күпфункцияле үзәк эшчәнлегендә тагын нинди яңалыклар бар? – Кайбер төр хезмәтләр дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтелә. Райондашларыбыз күп хезмәтләрне өйләреннән чыкмыйча гына ала. Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлегенә ия булмаганнар да бар. Шуны исәпкә алып, дәүләт хезмәтләре порталын кулланырга өйрәтү һәм гаризаларны электрон рәвештә тапшыру ысулларын популярлаштыру – 2022 елга төп бурычларның берсе.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев