Каенсаз авылында Сабантуй узды
Каенсаз авылындагы Сабантуй үзенчәлекле форматта узды.
Авылның 120 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәмгә күрше авыллардан килүчеләр һәм ерак шәһәрләрдән дә кайтучылар бар иде. Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты һәм Крәш.Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сәфиуллинга истәлекле дата уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды.
Сабантуйның традицион уеннарында олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Район үзешчәннәре бәйрәмне дәртле җырлары белән бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев