Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге Болгарга сәяхәт

1100 ел элек Идел буенда яшәгән, төрле кабиләләрне берләштергән Болгар дәүләте ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән.

Ул чорда Болгар дәүләте белән идарә иткән Алмыш хан, ислам ди­нен кабул итү һәм таратуда ярдәм итүен үтенеп, Багдад хәлифе әл- Моктәдиргә хат юллый. Хатны ал­гач, хәлиф әл-Моктәдир, тиз ара­да дин әһелләреннән, төрле һөнәр ияләреннән, мәчет төзүчеләрдән торган 5 мең кешелек кәрван төзеп, Идел буе Болгарстанына озата.

Кәрванның төп илчесе һәм сәяхәтчесе булып ибне Фадлам билгеләнә. Кәрван 922нче елның 21 ма­енда Болгар дәүләтенә килеп җитә. Шул ук көнне рәсми рәвештә ислам дине ка­бул ителә һәм Болгарның дәүләт диненә әверелә.

Быел әлеге дата илкүләм зур ва­кыйга булып билгеләп үтелде. 21 май көнне илебезнең төрле өлкәләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашында Изге Болгар җыены узды. Дөньякүләм чарада Расих хәзрәт Каю­мов җитәкчелегендәге Мөслим делега­циясе дә катнашты. Чараның тантана­лы ачылышын, дини эчтәлектәге кон­церт карадык, тарихи биналарда бул­дык. Ак мәчеттә намаз укыдык. Фиргать хәзрәт Сибгатуллин юлда вәгазь укып, сәяхәт вакытындагы язмалары белән таныштырып барды.

Бу җаваплы һәм изге сәяхәт бары­бызга да ошады. Экскурсияне оеш­тырган өчен район башлыгы Альберт Хуҗинга һәм ветераннар советы рәисе Илгиз Низамовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәгать өчтә килеп, безне хәерле юллар теләп озатып калган Ма­рина Бәдретдиновага һәм барыбызны туплап, барлап йөрткән Расих хәзрәткә дә рәхмәтебез барып ирешсен.

Галия Фәрхетдинова. Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев