Әхмәтҗановлар сәхнә тотты
31 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең 4нче номерлы сәнгать мәктәбендә "Чулман тургае 2015" бөтенроссия җыр фестивале узды. Бәйгедә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 40ка якын башкаручы катнашты.
Алар арасында чыгыш ясаган Мөслим сәнгать мәктәбе укучысы Алинә Әхмәтҗанова 3 дәрәҗә лауреат (концертмейстерлары - Мөҗәһит һәм Булат Әхмәтҗановлар), Илсур Кәримов "Этно-музыкаль традицияләрне саклаган өчен" номинациясендә дипломант (укытучысы - Мөршидә Әхмәтҗанова) исемен алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев