Грипптан сакланыгыз
Узган атнада Мөслимгә ТР Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсеннән махсус комиссия килде.
Комиссия, районның берничә кошчылык фермасында булып, аларның территорияләрен тикшерде.
Тикшерү квадрокоптер ярдәмендә барды. Мондый ысул кимчелекләрне тиз ачыкларга ярдәм итә.
– Мөслим районының 27 фермер хуҗалыгында 1,2 млн чамасы кош асрыйлар. Без хуҗалыклырны даими тикшереп торабыз, чөнки югары патогенлы грипп куркынычы һаман саклана. 2020 елда республикада шуның биш очрагы теркәлде. Берсе – Мөслимдә. 2021 елда шушы чир аркасында Тукай районындагы бер хуҗалыкта 50 меңгә якын бытбылдыкны юк итәргә туры килде, – ди ТР Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Идрис Гатин.
Идарә җитәкчесе кош асраучыларны игътибарлырак булырга чакыра. Югары патогенлы грипп авыруы бар һәм аннан саклану чараларын киметергә ярамый.
– РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 104 санлы боерыгы нигезендә кошчылык фермалары кимендә ике метрлы койма белән уратып алынырга тиеш. Кисәтү ясауга карамастан, кайбер хуҗалыкларда әле һаман да агачлар үсеп утыра. Бу санитар таләпләргә туры килми, чөнки агач-куакларга кыргый кошлар куна. Алар читтән зарарлы авырулар алып кайтырга мөмкин. Кисәтү ясалып та, таләпләрне үтәмәгән хуҗалыклар материалын без судка җибәрергә мәҗбүр булабыз, – ди Идрис Мөдәрисович.
Комиссия вәкилләре әйтүенчә, шәхси йорт ихаталарында кош-корт асраучылар да кошларны ябып тотарга, урамга чыгармаска тиеш. Каз-үрдәкләр сулыкларда йөрергә тиеш түгел, сулыкларда алар кыргый кошлар белән элемтәгә керә. Нәтиҗәдә йорт кошларына югары патогенлы грипп эләгергә мөмкин.
Ләйсән Сабирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев