Гаилә - тормыш терәге
8 июль - Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә һәм шул исәптән Татарстанда, дини бәйрәм буларак, 2009 елдан билгеләп үтелә. Быелдан исә ул Россия Президенты Указы нигезендә рәсми бәйрәм статусы алды.
Дөньяга карашлары төрле булып та, уй-кичерешләре, шатлык-борчулары уртак булган, бер-берсен үзара хөрмәт иткән кешеләр гаилә булып берләшә.
Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы, җәмгыятьнең тынычлыгына һәм гармониясенә нигез булып тора. Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга игътибар бирү, үзеңне ныклы һәм чиксез бәхетле гаилә итеп тояр өчен яхшы сәбәп булуын телибез.
Бу матур көнне сезгә, хөрмәтле мөслимлеләр, ныклы сәламәтлек, рухи ныклык, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев