Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

FIFA-2018 матчлары вакытында игътибарлы һәм уяу булырга чакыралар

Хокук сакчылары гражданнарны шикле әйберләргә һәм автомобильләргә игътибарлы булырга өнди. 

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үткәрү чорында Казан шәһәре халкының һәм кунакларның үтә игътибарлы булуын сорый, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Республиканың хокук саклау органнары гражданнарны уяу булырга һәм аеруча кешеләр күпләп җыелган урыннардагы шикле әйберләргә, предметларга һәм автомобильләргә игътибарлы булырга чакыра. Спорт объектлары, мондиальдә катнашучылар белән чиктән тыш кызыксынучыларны, стадионнарга яисә чемпионатның башка объектларына нәрсә дә булса алып керүне сораган шикле кешеләрне игътибардан югалтмаска кирәк. 
Эчке эшләр хезмәткәрләре мондый хәлләр турында тиз арада 112 телефоны аша Бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәклеге хакында искәртә.
Эчке эшләр министрлыгының һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ФСБ идарәсенең дежур телефоннары аша мәгълүматны аноним рәвештә җиткерергә мөмкин. 
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы: 291-35-28, 291-23-40, 291-24-40, 291-20-02.
Татарстан Республикасы буенча Россия ФСБ идарәсе: 231-45-55.
Татарстан Республикасы буенча Россия ФСБ идарәсенең күп каналлы телефоны: 231-49-00.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев