Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләргә яшьли өйрән

Балаларны хезмәт аша тәрбияләү уңай нәтиҗәләр бирә. Алар коллектив эчендә үз-үзләрен тотарга, аралашырга, башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнә. Районның кайбер оешмапредприятиеләре җәйге чорда 14 яшьтән өлкәнрәк балаларны эш белән тәэмин итә. Төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе ел саен төп эш бирүчеләрнең берсе булып тора.

Җәйге чорда газоннарны чабу, чәчәкләр утырту, урамнарны тәртиптә тотуга яшүсмерләр үз өлешен кертә. Июнь аенда төзекләндерү һәм  яшелләндерү предприятисендә 13 яшүсмер эшләде, июльдә күбрәк – 20дән артык. Балалар төрле участокларга билгеләнгән, һәрберсенең беркетелгән остазы бар. Тукай урамындагы теплицага ике кыз беркетелгән. Без килгәндә кызлар агач үсентеләрен чүптән арындыру, ботакларын кисү, төрләре буенча аеру белән мәшгуль иде. Үсентеләр район урамнарына утыртылачак.

– Балалар тәҗрибә тупларга, бераз акча эшләргә дип килә. Ел саен эшләүчеләр дә бар. Төрле өлкәләрдә эшләп карыйлар: су сибәргә, чәчәкләр, агач-куаклар утыртырга өйрәнәләр. Беркетелгән участокта чүп тә җыялар. Үзләре җыйгач, чисталыкны сакларга, чүпләмәскә өйрәнәләр, иптәшләрен дә тәртипкә өйрәтәләр. Газон чабучы егетләр бар. Алар, яшенә карап, дүрт яки алты сәгать эшли. Барысы да эшләрен төгәл башкара. Кайберәүләр июльдә, августта да эшләячәк, – ди теплица участогы җитәкчесе Рүзилә Байрханова.

Моннан тыш июнь аенда Мөслим төзелеш оешмасында – биш, “Мөслим электр челтәрләре”ндә ике яшүсмер эшләде. Иске Карамалы авыл җирлегендә дә алты бала эш белән тәэмин ителде.

– Без 14-18 яшьлек балаларны җәй көне вакытлыча эшкә урнаштыра алабыз. Аларга дәүләт тарафыннан аена 2250 сум матди ярдәм каралган. Районда эшләргә теләүче балалар күп. Эшкә урнашу өчен баланың эш бирүче исеменә гариза язуы, хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә бердәм цифрлы платформа аша мөрәҗәгать итүе кирәк. Шушы таләпләр үтәлгәндә бала акчалата ярдәм ала. Хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан ким булырга тиеш түгел, ягъни ярты көн эшләсә, минималь хезмәт хакының яртысы күләмендә акча түләнә, – ди районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.

Белгечләр әйтүенчә, кечкенәдән эшләп үскән балада хезмәткә карата уңай фикер формалаша. Үскәч, аның эшләү сәләте югары була һәм ул җитди биремнәрне дә җиңел үти. Иртә эшли башлаган бала инициативалы, максатчан була һәм, һичшиксез, максатларына ирешә ала.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев