Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елмаегыз!

Кешенең ниндилеген, аның нәрсәдән көлүенә карап кына түгел, бәлки, ничек көлүеннән дә билгеләргә мөмкин икән.

Чәнти бармак белән иренгә орынып көлү. Үз фикерле кеше. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тырыша.

Авызны каплап көлү. Күләгәдә калучан, тыйнак. Үз-үзеңне кирәгеннән артык тәнкыйтьләргә ярамый. Ул да зыянлы.

Башны артка ташлап көлү. Тиз ышанучан, киң күңелле кеше. Күбрәк акыл белән уйлап эш итү сорала.

Битне яисә башны тотып көлү. Хыялый зат. Җир проблемаларын җирдәгечә хәл итеп яшәү кулайрак булыр.

Борын җыерып көлү. Хисләре тиз үзгәрүчән. Һәм бу, үз чиратында, бөтенләй урынсыз проблемалар тудыра.

Авыз ачып, кычкырып көлү. Хәрәкәтчел һәм дәртле. Сөйләргә генә түгел, тыңларга да өйрәнү зарур.

Баш иеп, акрын гына көлү. Уйлап сөйләшә, акыл белән эш итә. Беркайчан беркемне борчымый.

Иякне тотып көлү. Яшьлектәге дуамаллыгы – гомерлек юлдашы, һәрдаим сабырлык сорала.

Күз кабагын кысып көлү. Үз-үзенә ышанучан. Тәнкыйтькә колак салу һич зыян итмәс.

Ирекле көлү. Үзсүзле. Бу сыйфат тирә-юньдәгеләргә ошамаска да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев