ЭКОяз – 2022
Мөслим район Советының утырышлар залында ”ЭКОяз – 2022” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Тантанада ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе директоры Хәлил Мөстәкыймов һәм Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. Җиңүчеләр биш номинациядә бүләкләнде. Мөслимнең “Ләйсән” балалар бакчасы – “Иң яхшы балалар бакчасы, Мөслим урта мәктәбе “Иң яхшы мәктәп” дип табылды. “Иң яхшы предприятие” исемен районның төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе яулады. “Иң яхшы экоишегалды” номинациясендә Кооператив урамындагы күпфатирлы 227 нче йорт җиңүче булды. “Иң яхшы гаилә” исеменә Фирая һәм Наил Доминовлар гаиләсе лаек дип табылды. Мөслим районын Хәлил Мөстәкыймов республикада аерылып торучы чиста һәм төзек район дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев