Егетләребез бил алышты
26 март көнне балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш буенча районара, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Авзалов истәлегенә милли-көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Әлмәт, Мөслим, районнарыннан килгән егетләр бил алышты. Ярышта 5 команда 80 артык егет катнашты. Нәтиҗәдә 35 кг категориясендә 2 урын Рафил Халиуллин,...
26 март көнне балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш буенча районара, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Авзалов истәлегенә милли-көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Әлмәт, Мөслим, районнарыннан килгән егетләр бил алышты. Ярышта 5 команда 80 артык егет катнашты. Нәтиҗәдә 35 кг категориясендә 2 урын Рафил Халиуллин, 45 кг 1 урын Раушан Ахунов Раушан, 3 урын Ленар Латыйпов; 50 кг 3 урын Алмаз Зарипов; 55 кг 3 урын Райхан Сафиуллин; 60 кг. 3 урын Рамазан Минабутдинов; 60 кг. күбрәк категориясендә 2 урынны айдар Шарифуллин яулады. Командалар арасында 1 урында - Актаныш районы, 2 урында Мөслим, 3 урында Әлмәт районы егетләре. Җиңүчеләргә грамота, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышның спонсоры Гаяз Шәрәфетдин улы Авзаловның уллары Илдар, Нияз һәм Ленар Авзаловлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев