Дөрес ял итмәсәң – штраф түлисең!
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып барды.
Утырышта Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, җирлегебездә теркәлгән янгыннар, янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның мөһимлеге турында сөйләде.
– Июль аенда гына да районда ике янгын булды. 4 июль көнне Мөслимнең Октябрь урамында шәхси йортта янгын чыкты. Электр үткәргечендә кыска ялганыш булу сәбәпле, йортның йокы бүлмәсе – 25 кв.метр мәйдан тулысынча янып бетте. Хуҗаларга янгын 500 мең сумнан артык зыян китерде. Йорт иминиятләштерелгән, – диде Илнар Идиятов. – Районда ел башыннан 15 янгын теркәлде. (2021 елның шушы чорында 21 янгын булган). Янгыннарда бер кеше тән җәрәхәте алды, өч кеше һәлак булды. Күпчелек янгыннарның сәб әб е – тәмәке тартканда саксызлык, электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут төртү. 7 июль көнне Октябрь авылында шәхси йортта чыккан янгында йорт хуҗасы – 62 яшьлек ир-ат могҗиза белән генә исән кала. Электр үткәргечендәге кыска ялганыш сәбәпле йортның 56 кв.метр мәйданы тулысынча янып бетә. Янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланма райондашыбызның гомерен саклап кала.
– Октябрь авыл җирлеге башлыгы 2021 елда әлеге йортка ике автоном төтенянгын хәбәрчесен куйган. Автоном җайланма сигналын ишетеп чыкмаган булса, йорт хуҗасы ут корбаны булыр иде. Июль аенда теркәлгән янгыннар буенча тикшерү эше бара. Йортның иминиятләштерелмәве кызганыч. Янгын чыккан йортларның күбесендә шушы хәл күзәтелә. Өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән йортта янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның булуы – мәҗбүри таләп. Ялгыз яшәүчеләр , өлкәннәр, сәламәтлекләре чикләнгәннәр, социаль яктан уңышсыз дип саналган гаиләләр, күп бала үстерүче гаиләләрнең йортларында мондый җиһазларның булуын авыл җирлекләре башлыклары контрольгә алырга тиеш. Янгынга каршы махсус режим дәвам итә, – диде Илнар Идиятов.
Авыл башлыкларына, янгыннарны кисәтү максатыннан, җирлекләрдә үлән чабуны тиз арада төгәлләү кирәклеге хакында әйтелде. Утырышта авыл җирлекләре башлыкларының территорияләрдәге хуҗасыз биналарны сүтү турында гаризалары да каралды. Гаризалардан күренгәнчә, Әмәкәй, Вәрәшбаш, Исәнсеф, Крәш. Шуран, Үрәзмәт, Симәк, Октябрь җирлекләрендә ташландык биналар бар һәм алар янгын куркынычын бермәбер арттыра. (Хуҗасыз биналарда бала-чага шырпы белән уйнарга, кәеф-сафа корырга аулак урын эзләп яшьләр җыелырга мөмкин).
– Җиргә ташлаган тәмәке төпчеге дә, сүнми калган шырпы да афәткә китерергә мөмкин. Эссе һава торышы уяу булуны таләп итә. Куркыныч хәл булганчы саклык чараларын күрү зарур. Мәгариф бүлеге балаларның ялын контрольгә алсын, авыр хәлдәге гаиләләргә игътибарлы булсын иде. Ут белән уйнауның нәтиҗәсе аяныч булуын әти-әниләр сабыйларына аңлатсын иде! – ди Ирек Салихҗанов.
Янгынга каршы махсус режим чорында урманнарда ял итү катгый тыела! Урманда учак ягу хәвеф-хәтәргә китерергә мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәндә кагыйдәне бозучылар зур күләмдә штраф түли.
Район территориясендә торак секторда янгыннарны һәм аларда кешеләр үлемен булдырмау, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында халыкка хәбәр итү максатыннан “Торак-2022” операциясе дәвам итәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме арткан. Гражданнарга 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф билгеләнә. Янгынга каршы махсус режим вакытында 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик затларга 800 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин!
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев