Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

1 июнь

Юбилейны – уңышлар белән

Районыбыз пионерлары истәлекле дата – Татарстан пионериясенең 50 еллыгын каршы алырга җыена. Юби­лей көннәрендә Бөтенсоюз “Һәрвакыт әзер!” маршының беренче этабына йомгак ясалды. Уң флангтагы от­рядлар һәм дружиналар билгеләнде.

Г.Шәмсиева,

Р.Низамова.

2 июнь

Сабанчылар көч сы­нашты

Сабанчылар сыначашак урын – 30 гектарлы авыр туфраклы мәйдан. Өч сәгать дәвам иткән көрәшнең фи­ниш сызыгы үтелде. Предсе­дательлек итүче С.Садриев: “Ярышка 9 пункт буенча нәтиҗә ясалды. Михаил Иванов җиңүче дип табыл­ды. Икенче урында Гыйль­мегаян Нургалиев, өченчедә Гаврил Бубеков”.

Г.Кәримов,

“Авангард” колхозы партком секретаре.

Киләчәккә юллар сыз­ганда

1972-1973 уку елында 846 бала сигезенче клас­сларны тәмамлый. Комму­нистлар партиясе һәм совет хөкүмәте зур бурыч – тугы­зынчы бишьеллыкта гому­ми урта белем бирүгә күчү бурычын куйды. Сигезьел­лык мәктәпләрнең чыга­рылыш класс укучылары район культура йортында узган слетта гомуми урта белемгә күчү турында дус­ларча сөйләштеләр. Мөслим урта мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире К.Әхмәтов үз докладында укучылар­га илебездә белем алу өчен тулы шартлар тудырылуы турында сөйләде, залда уты­ручы барлык укучыларны тугызынчы класска чакыр­ды. “Сигезенче классны 13 кыз һәм 8 егет тәмамлыйбыз. Бердәм рәвештә Мөслим урта мәктәбенә киләчәкбез”, – диде Олы Чакмактан Р.Габидуллина.

З.Лазарева,

ВЛКСМ райкомының мәктәпләр буенча

бүлек мөдире.

5 июнь

Укыту алдынгылары

Карл Әхмәтов – тарих укытучысы. Талантлы педа­гог балаларга фән серләрен өйрәтүнең яңа алымнарын эзли. Карл Әхмәтовның мак­тауга лаеклы тагын бер сый­фаты бар. Ул – музыка сөюче. Хезмәттән буш вакытларын сәнгатьнең әнә шул төренә багышлый. Оста башкарыл­ган җырлар белән район хезмәтчәннәренә ял алып килә.

 

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев