Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бизәкле дөньям» күргәзмәсе

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында кул эшләре авторы Хәния Гәрәева белән очрашу үтте.

Бүген мәдәният йортында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Яр Чаллы шәһәренең Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, шәхси күргәзмә авторы Хәния Гәрәева белән очрашу булды. Очрашу-күргәзмә "Бизәкле дөньям" исеме белән оештырылды. Хәния ханым татар халкының  кул эше - чигү белән шөгыльләнә. Залдагылар белән ул чигүнең техникасы белән уртаклашты, тамбур чигүе серләрен сөйләде, мастер-класс үткәрде. Чарада катнашкан район башлыгы Альберт Хуҗин очрашуларның  дәвамлы һәм нәтиҗәле булуына ышаныч белдерде. Хәния ханым үз чиратында тагын килергә вәгъдә бирде, Альберт Робертовичка үзе ясаган картина бүләк итте.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X