Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башланган эш – беткән эш

22 март көнне районга республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафар Шакиров килде. Рафар Мирзанурович капиталь ремонт һәм төзелеш баручы объектларны - "Кояшкай" балалар бакчасын, Вахитов урамындагы катлы йортлар ишегалдында салынучы җәмәгать мунчасын, поликлиникада дәвам итүче капиталь ремонт барышын карады. "Кояшкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләрен районның "Мөслим хуҗалыкара төзелеш...

22 март көнне районга республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафар Шакиров килде. Рафар Мирзанурович капиталь ремонт һәм төзелеш баручы объектларны - "Кояшкай" балалар бакчасын, Вахитов урамындагы катлы йортлар ишегалдында салынучы җәмәгать мунчасын, поликлиникада дәвам итүче капиталь ремонт барышын карады.

"Кояшкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләрен районның "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" алып бара. Ремонт өчен республика бюджетыннан 18,5 млн сум акча бүленеп бирелде. Бакчаның түбәсе алыштырылды, диварлары ясалды, инде идәннәре эшләнеп килә, су-канализация системасы яңартыла. Ремонттан соң биредә сабыйлар өчен спортзал да булачак. Бакча ишегалдында ясалачак мәйданчык та үзгә булыр, дип көтелә. 1977 елның мартында төзелгән "Кояшкай" балалар бакчасы өчен бу елны кергән ремонт күктән төшкән бәхет төсле. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары подрядчы оешмага бакчадагы капиталь ремонтны 1 июньгә төгәлләү бурычын җиткерде.

Җәмәгать мунчасында төзелеш эшләрен Яр Чаллы шәһәренең "Бәрәкәт+" төзү җәмгыяте алып бара. Бүгенге көндә бинаның фундамент эшләре төгәлләнде, алдагы көннәрдә төзүчеләр мунчаның стенасын күтәрә башлаячаклар. Бу объектны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 20 млн 200 мең сум акча кайтты. Мунчаны 1 июньгә тапшыру бурычы куелды.

"Төгәлләнүен халык зур түземсезлек белән көткән поликлиника ремонтының бер өлешендә эшләр якынча ике атна эчендә тәмамланыр дип көтәбез. Ашыгыч ярдәм бүлеге үз урынын алыштырачак. Бүлеккә керү ишеге Беренче май урамы яклап булачак", - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов. Бүгенге көндә биредә плиткә җәелеп бетеп килә, түшәм ясала, керү группасының диварлары эшләнә. Әлеге бүлмә өчен җиһазларның кайтарылып бетүен дә хәбәр иттеләр. Ремонттан соң бирегә ашыгыч ярдәм бүлеге күчәчәк. Республика бюджетына 64 млн сумга төшкән әлеге капиталь ремонт эшләрен алып баручы Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" төзү оешмасына объектны ике айдан файдалануга тапшырырга дигән конкрет бурыч куелды. Р. Шакиров поликлиниканың керү группасын карап, башкарылган эшләрдән канәгать калуын белдерде. "Төзелеш эшләренең темпы бар объектта да бердәй түгел. Поликлиника ремонты артык озакка сузылды. Эш темпын тизләтеп, башланган эшләрне тиз арада төгәлләргә кирәк", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев