Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Балалар иминлеге” айлыгы бара

Янгын сүндерү частьләрендә күрсәтмә чыгышлар оештырылды, ачык ишекләр көннәре үткәрелде.

Республикада 20 августтан “Балалар иминлеге” айлыгы бара. Ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Айлык кысаларында белем бирү оешмаларында укучылар белән “Куркынычсызлык дәресләре”, белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, укытучылар составы һәм хезмәт күрсәтүче персоналы белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелә. “Айлык кысаларында район мәктәпләрендә яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарын булдыру буенча эш оештырылды. Янгын сүндерү частьләрендә күрсәтмә чыгышлар оештырылды, ачык ишекләр көннәре үткәрелде. Уку елы башында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, каникуллардан соң янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен торгызу максатыннан мондый чараларның файдасы зур”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Идиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев