Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балачакның соңгы вальсы

​​​​​​​23 июньдә 11 класслар өчен районкүләм чыгарылыш кичәсе узды.

Ык буена берсеннән-берсе матур егет-кызлар төшә. Әйтерсең лә патша һәм патшабикәләр. Быел 11 сыйныфны тәмамлаучылар бу. Шунда ук баласы өчен өзелеп торучы әти-әниләр, матур кичәне күрергә килгән дус-туганнар, сөйгәннәренә дип чәчәк бәйләме тотып баручы егетләр, әлбәттә, хөрмәтле укытучылар, кайткан кунаклар. Кыскасы, һавада бәйрәм исе…

Кичә “Кояшлы Ык”ның кече амфитеатрында узды. Чараны чакырылган кунак – Айнур Сөләйманов алып барды. Бәйрәмдә катнашучыларны ул пародияләре белән көлдерде.

11 классны быел 68 укучы тәмамлады. Шуларның 18е – уку алдынгылары. Район башлыгы аларга медальләр тапшырды. Медаль югары уку йортына кергәндә баллар өсти. Баллар башка абитуриентныкы белән тигез булган очракта, медальле кешегә өстенлек бирелә.

– Имтиханнар тапшырылды, борчулар артта калды. Барыгыз да өметләрне аклады. Бер яктан, без сезнең өчен сөенәбез, чөнки алда сезне матур тормыш, яңа җиңүләр көтә. Шул ук вакытта бераз моңсуланып калдык, чөнки йолдызларыбыз, спортчыларыбыз, активистларыбыз китә. Барлык якты хыялларыгыз тормышка ашсын! Без сезнең белән горурланабыз, сезне яратабыз һәм уңышлар телибез, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Уку алдынгысы, спортчы, активист Шамил Баяновны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ул химия буенча бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйды. Бу – район тарихында беренче тапкыр! Бәйрәмдә Шамилнең химия фәненнән укытучысы Венера Семенова, әти-әнисе дә хөрмәтләнде.

– Нәтиҗәләрне беренче булып үзем белдем. “100 балл” дигән язуны күргәч, башта нәрсә булганын аңлап бетермәдем. Бераздан барып җитте, сөенечемнән кычкырып җибәрдем. Әзерләнү 90 процентка укучының үзеннән тора. Үзеңә максат куймасаң, әзерләнеп булмый. Әлбәттә, укытучының да өлеше зур. Узган ел химиядән сынау имтиханнарында баллны әз җыя идем. “Химиядән имтихан бирмәскәме әллә” дип тә уйлый башладым. Аннары әзерләнергә булдым, китаплар, курслар алдым. Җиңелрәк була башлады. Хәзер “ярый әле биргәнмен” дим, – дип сөйләде безгә Шамил.

Шушы көннәрдә Шамилнең биология фәненнән дә 100 балл җыйганы билгеле булды. Укытучысы – Ләйсән Бариева. Котлыйбыз! Егетебездән шәп табиб чыгар, дип ышанабыз.

Бәйрәм кичәсендә ГТОның алтын тамгасына ия булучылар да бүләкләнде. Мондый билге югары уку йортына кергәндә баллар өсти һәм аңа ия булган студентлар югары стипендиягә дәгъва итә ала.

Чыгарылыш кичәсенә кызлар, гадәттәгечә, матур күлмәкләр кигән, бизәнгән-ясанган. Чыгымнар ата-аналар кесәсеннән, билгеле. Кичәгә әзерләнү ничә сумга төште икән? “Прическа һәм макияж 2000 сум булды. Моны кулай дип саныйм. Безнең кызлар 5000 сумга да ясатты. Күлмәкне Яр Чаллыдан 18 мең сумга алдык. Кемдер 35 мең сумга күлмәк алган. Маникюр 1000 сумнан башлана, мин үзем ясадым. Чыгарылыш кичәсенә 10 мең сумнан артык акча җыйдык. Бу суммага Казаннан килгән алып баручыга түләү, кафе чыгымнары, икенче көнне шашлыкка чыгу, укытучыларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр керә. Чыгарылыш альбомына аерым җыябыз”, – ди гимназияне тәмамлаучы кыз.

– Прическа һәм макияжны икесен ике кешедә ясаттым, 3000 сумга төште. Керфекләр – 1000 сум, тырнак ясату да шундый бәядән. Күлмәкне Яр Чаллыдан арендага алдык, өч көнгә 7 мең сум түләдек. Бүләкләр, кафе, алып баручыга 10 мең сум җыйдык. Әти-әниләр аннан соң тагын күпмедер өстәде бугай. Алып баручы һәм диджей Казаннан килде. 3500 сумга чыгарылыш альбомы ясатабыз, анысына аерым түлисе була, – дип сөйләде лицейны тәмамлаган Лилия Якубова.

Район үзәгеннән тыш чарада Михайловка, Күбәк, Тат. Бүләр мәктәпләрен тәмамлаучылар да катнашты. Авыл мәктәпләрендә укучылар саны аз. Тат. Бүләр мәктәбен, мәсәлән, ике генә укучы тәмамлаган.

– 9 класста ун кеше укыдык, 10 класска дүртәү калдык. 11 класста икәү генә калгач, сәер булды. Күп булганда күңеллерәк иде. Бердәнбер классташым белән башта ул кадәр аралашмый идек, аннары дуслашып киттек. Икебез дә физика, математика, рус теленнән имтиханнар бирдек. Берничә ел элек үк үземә кызыклы булган электрика белән бәйле юнәлешне сайладым. Класста икәү генә булгач, чыгарылыш кичәсеннән соң кафега барасы килмәде. Шуңа күрә бакча артында бергәләп шашлык кына пешереп алдык, – ди Тат. Бүләр мәктәбен тәмамлаган Тимур Галләмов.

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыгарылыш кичәсе