Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БАДлар даруны алыштырмый!

Бик күпләр биологик ак­тив кушылмалар кулла­на. Биокушылмаларны җитештерүчеләр, сатучы­лар товарларын төрле авы­рулардан дәваланырга, ябыгырга ярдәм итә дип ышандыра.

Әңгәмәдешебез – район поликлиникасының участок табибы Илнар Шәмсетдинов белән био­кушылмалар турында сөйләштек.

– Илнар Айратович, биоло­гик актив кушылмалар нәрсә ул?

– Биологик актив кушыл­малар (БАК) – организмда теге яки бу микроэлемент­лар җитмәүне тулыландыру­га юнәлтелгән матдәләр. Алар нигездә даруханәләрдә саты­ла. Тик кулланучылар хокукла­рын яклау һәм халык иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте биокушылмаларның дару түгеллеген билгеләп үтә. Дөресрәге, әлеге препарат­лар авырулардан дәваларга сәләтле түгел. Асылда, бу – азык-төлеккә өстәмә генә, ягъ­ни үзенчәлекле туклану про­дукты.

– Илнар Айратович, биоло­гик актив кушылмалар белән авыруларны җиңеп буламы?

– Табиб билгеләгән дәвалауны төрле кушылмалар берничек тә алыштыра алмый.

– Күпләр, ябыгам бип, БА­Клар куллана. БАКлар ар­тык авырлыктан котылырга ярдәм итәме?

– Яшелчә, сөт, җиләк- җимеш, балык, клетчаткага бай ризыклар урынына ипи, бәрәңге, токмач, фаст-фудка өстенлек бирүнең симерүгә китерүе билгеле. Тимер һәм магний, кальций, фолий кис­лотасы, А, С, В төркеменә ка­раган витаминнар җитәрлек күләмдә түгел икән, организм­га җитмәгән витаминнар уры­нын югары калорияле ризы­клар ала. Табигый компонент­лардан торган биологик актив кушылмаларны табиб калкан­сыман биз, атеросклероз ке­бек авырулар булганда киңәш итә ала. Үз белдегең белән БАК куллану сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. БАК җитештерүчеләр кайбер пре­паратларны “майларны янды­ра”, ябыгудан нәтиҗәле чара дип, күккә чөеп мактый. Тик табиблар БАК составындагы ферментларның аксымны тар­катуы белән генә килешә. Бу, үз чиратында, холестерин бар­лыкка килүне чикли һәм ате­росклероз үсешен тоткарлый.

– Илнар Айратович, БА­Клар даруларны алыштыра аламы?

– Юк, БАКлар – өстәмә про­филактика чарасы гына. БАК кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк. БАК сатучыдан җитештерүче сер­тификатын сорап алыгыз. Ши­кле компанияләр дару урыны­на ком, авыр металлар, пести­цидлар да салырга мөмкин.

– “БАКлар кулланырга­мы?” дигән сорауга ни дип җавап бирерсез?

– Мин конкрет “әйе” яисә “юк” дип җавап бирә ал­мыйм. Һәр кешенең организ­мы үзенчәлекле. Үзегездә берәр авыру симптомнары сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары табиб билгеләгән дарулар белән генә дәваланырга киңәш итәм. Ком­плекслы рәвештә организмга булышыр өчен дарулар белән беррәттән биологик актив матдәләр дә куллану файдалы булачак. Иң мөһиме – реклама­га ышанып, үз белдегегез белән биологик актив матдәләр алыр­га ашыкмагыз!

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев