Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр көне белән!

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора.

Әнием
"Әннә" диеп телем ачтым,
"Әни" диеп яшәдем.
Инде хәзер гомрем буе,
"Әнкәй" диеп дәшәмен.
Синең кулыңнан өйрәндем,
Тормыш дигән хикмәтне.
Синең сүзең итте безне
Тәрбияле, икмәкле.
Ак юлга озатасың да,
Керфек какмый көтәсең...
"Әни" дигән зур исемне
Горур итеп йөртәсең. 
Җиһан сыйган ут йөрәгең
Балам дип өзгәләнә.
Ничекләр сабыр итәсең
Тормышың тезләнгәндә?
Син - безнең яшәү өлгесе,
Ихлас сөю-сәгадәт...
Башымны тезеңә куям,
Рәхмәт, Әнкәй, мең рәхмәт!!!

Рүзәл Минһаҗев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев