Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Акыллы счетчик” – яңа буын җиһазы

Ачык типтагы “Сетевая компания” акционерлык җәмгыяте узган ел электр энергиясен исәпләүче яңа буын интеллектуаль җиһазлар монтажлауны башлады.

Газета укучыларыбыз “акыллы счетчиклар” нәрсә ул, аларны йортларга урнаштыру түләүлеме дип һәм әлеге җиһазлар турында башка сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бу сорауларга Мөслим районы электр челтәрләренең хезмәтләрне реализацияләү төркеме инженер-җитәкчесе Ришат Хафизов җавап бирә.
– Ришат Илшатович, “акыллы счетчик” нәрсә ул? 
– Мәгълүматларны тапшыручы электр счетчиклары – яңа буын исәпләү җиһазлары. Алар классик индукцион һәм мораль искергән электрон модельләрне алыштырачак. “Акыллы счетчик”ларның төп бурычы – кулланылган электр энергиясе турындагы мәгълүматларны кулланучыдан энергияне бирүчегә җиткерү процедурасын гадиләштерү. Бу җиһаз мәгълүматны җиткерүне тулысынча автоматлаштыра, монда кеше катнашмый. 
– “Акыллы счетчиклар”ны кем урнаштырырга тиеш? Урнаштырган өчен түләргә кирәкме? 
– Энергия кулланучылар әлеге счетчикларны урнаштырган һәм аларга хезмәт күрсәткән өчен түләмиләр – электр челтәрләре барлык чыгымнарны да үз өстенә ала. Яңа счетчикларны урнаштырганнан соң кулланучыларга ай саен күрсәткечләрне язып алып тапшырырга кирәк булмаячак. Болар барысы да автомат рәвештә эшләнәчәк. Кулланучы шәхси кабинетында күпме электр энергиясе кулланганын күрә алачак. 
– Счётчиклар нинди мәгълүматлар тапшырачак? 
– Әлеге счетчиклар 27 параметр буенча мәгълүматлар тапшырырга сәләтле – чыгымнардан һәм сыйфаттан башлап, авария хәлләре турындагы мәгълүматка кадәр. Моннан тыш энергетиклар кулланучыларны дистанцион рәвештә яңа тарифларга күчерә, ниндидер чикләүләрдән һәм аерулардан соң электр белән тәэмин итүне торгыза яисә, киресенчә, гадәттән тыш хәлләр булганда иминлек максатында объектны электрдан аера ала. 
– Ришат Илшатович, счетчикны урнаштырган вакытта халык өчен уңайсызлыклар булмыймы? 
– “Акыллы счетчиклар”ны урнаштыру эше ике этапка бүленә. Иң башта белгечләр яңа җиһазны баланста булуны бүлү чигендә монтажлыйлар һәм үткәргечләрне кулланучылар йортына китерәләр. Бу эш объектны электр энергиясеннән аермыйча гына башкарыла. Аннан соң клиентка кыска вакытка электр энергиясеннән аеру турында хәбәр итәләр һәм яңа схема буенча эшне тәмамлыйлар. Бу челтәрдән аерып тору вакытын мөмкин кадәр киметү өчен эшләнә. Аерып тору вакыты бер сәгать ярымнан өч сәгатькә кадәр тәшкил итәргә мөмкин. 
– “Акыллы счетчик”ның тагын нинди өстенлекле яклары бар? 
– Мәгълүматларны автомат рәвештә тапшырудан тыш, “акыллы счетчик”ның башка өстенлекләре дә бар. Беренчедән, интернет аша (шәхси кабинетта яисә мобиль кушымтада) электр куллануны тулы контрольдә тоту, икенчедән, төгәллекнең югары классы, өченчедән, кулланучылар өчен электр энергиясен күптарифлы исәпкә күчерү мөмкинлеге (түләүне тәүлекнең көн/төн зоналары буенча исәпләү). Дүртенчедән, электр энергиясен бирү туктатылган очракта электр белән тәэмин итүне торгызу вакытын кыскарту, шулай ук гадәттән тыш очракларда электр энергиясе белән тәэмин итүне дистанцион рәвештә тиз арада чикләү (кыска ялганыш, янгын куркынычы һ. б. авария очракларында). 
– Яңа җиһазга явым-төшем һәм вандаллар зыян сала аламы? 
– Әлеге төр җиһазлар теләсә нинди һава шартларында да эшли алырлык. 40 градус салкынлыктан 70 градус җылылыкка кадәр һәм 95 процентка кадәр һава дымлылыгында эксплуатацияләргә була. “Акыллы счетчик” терәктәге махсус щитка урнаштырыла. Щитның корпусы атмосфера күренешләренә һәм механик тәэсир итүгә чыдам пластиктан ясалган. 
– Ришат Илшатович, бу яңа төр счетчикларны урнаштыру мәҗбүриме? 
“Россия Федерациясендә электр энергиясен исәпкә алу системасы үсеше белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 522 санлы Федераль закон 2020нче елның 1 июлендә үз көченә керде. Әлеге закон нигезендә электр энергиясен исәпләү җиһазларын сатып алу, кую, алыштыру эшләре белән электр челтәрләре шөгыльләнә. Кулланучылар бу мәшәкатьләрдән азат ителә. Закон нигезендә 2023нче елның 1 гыйнварына электр челтәрләре кулланучыга интеллектуаль системаның минималь функцияләре җыелмасына доступ бирергә, ягъни электр челтәрләре “акыллы счетчиклар” куярга тиеш. Электр исәбен алу җиһазларының барысын да алыштырырга кирәк. Бу күләмле эш. Шул сәбәпле ул күпьеллык план нигезендә башкарылачак. 2021 елда районга 2 мең данә тирәсе “акыллы счетчик” кайтару каралган. Алар Тойгелде, Баек, Дусай, Баланлы авылларында тулысынча һәм өлешчә Мөслим авылында урнаштырылачак. Районда “акыллы счетчиклар” урнаштыру эшен 2025нче елның 1 гыйнварына төгәлләү планлаштырыла.
– Безнең районда мондый счетчиклар куелган йортлар бармы? 
– Әйе, “акыллы счетчиклар”ны урнаштыру эшләрен әйбәт кенә башлап җибәрдек. 2020 елда 169 хисаплау җиһазы алыштырылды. Безнең челтәрләргә быел гына тоташкан 154 яңа кулланучыга да шундый төр исәп алу җиһазы куелды. Әйткәнемчә, күрсәткечләр автомат рәвештә алына һәм айның 25, 26нчы числоларында “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыятенә тапшырыла. Җиһазларның сафтан чыгу очраклары күзәтелмәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев