“Агромастер” җитештерү компаниясе Көньяк Африкадан кунаклар кабул итте
Очрашуда “Бионоватик” компаниясенең халыкара бизнес буенча генераль директоры киңәшчесе Алексей Ошарин, “GRUPO PITABEL” компаниясенең хаклыкара мөнәсәбәтләр буенча директоры Эдмунд Абел Сегунда катнашты.
Ангола – уңдырышлы җирләргә, нефть, алмаз һәм башка файдалы казылмаларга бай. Шул ук вакытта товарга бодай җитештерү үсеш алган. Эчке базар өчен – кассау, баллы бәрәңге, кукуруз, ногыт борчагы, экспортка кофе, мамык, тәмәке, пальма мае һәм башкаларны җитештерәләр. Кунаклар “Т-360” тракторын, чәчү комплексларын һәм туфрак эшкәртү агрегатларын сатып алу белән кызыксындылар. Очрашу нәтиҗәсендә Ангола Республикасына “Т-360” тракторлары һәм “Agrator” чәчү комплексларын сату буенча килешүләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев