1 октябрьгә кадәр хәл ит!
Яңалыклар

1 октябрьгә кадәр хәл ит!

Федераль законнар нигезендә ташламаларга һәм со­циаль ярдәм чараларына хокуклы гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын сайлый ала.

Мөслим районында клиентлар­ны кабул итү хезмәте исегезгә төшерә: федераль законнар нигезендә ташламаларга һәм со­циаль ярдәм чараларына хокуклы гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын сайлый ала. Натураль форма – җыелманы социаль хезмәтләр рәвешендә алу, акчалата эквивалент тулысынча яисә өлешчә түләнә.

– Социаль хезмәтләр җыелмасына дарулар, медицина әйберләре һәм ин­валид балалар өчен дәвалау тукла­нуы; төп авыруларны кисәтү өчен са­наторий-курортта дәвалануга юлла­ма; шәһәр яны тимер юл транспор­тында яисә шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару-кай­ту керә. Мөрәҗәгать итү булмаган оч­ракта җыелма натураль формада бирелә. Баштан ук аны акчалата алучы радиациягә дучар булган гражданнар искәрмә булып тора, – ди Мөслим райо­нында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Җыелманы яки аның өлешен акча­лата алу өчен 1 октябрьгә кадәр РФ Пен­сия фондының территориаль органына гариза тапшырырга кирәк. Моны ПФР сайтындагы шәхси кабинет аша яисә дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук ПФРның теләсә кайсы территориаль органында яисә күп функцияле үзәктә эшләргә була.

– Социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада алудан баш тарту турында гариза элек инде бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми – гражданин үз карарын үзгәрткәнчегә кадәр (мәсәлән, социаль хезмәтләр җыелмасын, бер яки ике социаль хезмәтне натураль формада алу) җыелма акчалата түләнәчәк, ди Фәридә Ганиева.

Агымдагы елның 1 октябренә кадәр яңа гариза тапшырылган очрак­та, җыелма, сайланган шартларга ка­рап, 2023нче елның 1 гыйнварыннан бирелә башлаячак.


Пенсия фонды яңалыклары

Нет комментариев