Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу.

1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.

Бүгенге бәйрәм көнендә бөтен гомерләрен балалар белән эшләүгә багышлаган барлык кешеләргә, шулай ук яшь буынга намуслы, кешелекле, гадел булу сыйфатларын сеңдереп үстерүче әти-әниләргә, әби-бабайларга олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Сезгә бу җиңел булмаган, әмма ихтирамга һәм хөрмәткә лаек булган балалар тәрбияләү эшендә уңышлар, зирәклек һәм күңел киңлеге телибез!

Балалар бездән яхшылык һәм игелекле гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә, безнең кайгыртуларга мохтаҗ, безне яраталар, һәм тулысы белән безгә ышаналар, аларның киләчәге безнең кулда. Әйдәгез, балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк! Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк!

Фото – Pixabay.com

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев