03 хәбәр итә
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.
Шуның 34е – югары кан басымы белән. Кызу көннәрнең кайтавазы булып, башына эссе сугып килүчеләр дә әз түгел икән. Алты кешене кояш “суккан”, шуның өчесе – нәниләр.
“Быел бик күпләрдә төрле үләннәргә, яшеллеккә аллергия күзәтелә. Төчкереп, борыннарыннан агып, күзләре яшьләнеп килүче райондашларыбызга аллергиягә каршы билгеләнгән даруларның кайвакытта файдасы да булмый. Үлән үсү, үләннәрнең орлык чәчү, чәчәк ату чоры төгәлләнмичә, аллергик кешеләргә табигать кочагына чыгудан сакланырга киңәш итәбез. Соңгы өч көндә бал корты чагып, аллергия белән килгән өч кешегә беренче ярдәм күрсәтелде”,– дип хәбәр итә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев