02 хәбәр итә
Чит шәһәргә эшкә киткән бер райондашыбызның фатирына угрылар кергән.
Түбән Кама шәһәренә эшкә киткән 1974 елгы райондашыбызның фатирына угрылар кереп, кыйммәтле телевизорын алып чыгып киткәннәр. Ка- раклыкта 1984 елгы райондашыбыз шикләнелә. “Кай- нар эзләр буенча угры Әлмәт шәһәрендә тоткарлан- ды. Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фатирыгызны, йортыгызны озак вакытка калдырып кая да булса китәсез икән, ихатагызга күршеләрегез яисә якыннарыгызның күз-колак булуын сорагыз.
Бу очракта да карак алдан белеп эш иткән, хуҗаның эшкә китүен көткән. Ике йозакка бикләнгән фатир- ны ачып, кеше милкенә кул сузганы өчен карак закон алдында җавап бирәчәк”, – дип хәбәр итә уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев