Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 хәбәр итә

Мөслим авылында яшәүче 34 яшьлек ир-ат бертуган абыйсын үтерүдә шикләнелә.

Тикшерүчеләр хәбәр итүенчә, 18 июльдә 44 һәм 34 яшьлек туганнар Мөслимдә күңел ачып утырганнар. "Абыйсы энесенә аракы салырга теләмәгәч, ике арада тавыш чыга. Энесенең ачуы чыгып, кулына балта ала һәм ике тапкыр туганының башына чаба", - дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Алган җәрәхәтләрдән ир-ат һәлак булган, җинаятьче качып киткән. Икенче көнне ир-егетне Башкортстанда Нефтекамск шәһәре янында кулга алганнар. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев