Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Кунаклар Мөслим белән танышуны “Агромастер” җитештерү компаниясеннән башлады. Ирек Хәмәдишинның “Агролидер” кооперативын карады. Район мәдәният йортындагы күргәзмә дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Анда Мөслим авыл хуҗалыгы формированиеләре, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре җитештергән продукция тәкъдим ителде.

Авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендә 400ләп кеше катнашты. Алар арасында авыл һәм район башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре бар иде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның социаль-икътисадый күрсәткечләре, авыл хуҗалыгының тоткан урыны турында сөйләде. ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы формированиеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде. Киңәшмәдә ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратьева һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да чыгыш ясады. Соңыннан уңышлы эшләүче эшмәкәрләр, җирлек башлыклары Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Айзилә Мөхәмәтҗанова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X