Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыяр үстерәбезме?

Уңышны тигез алу өчен сезон дәвамында кыярны 2-3 срокта май ахырыннан июнь урталарына кадәр чәчәргә кирәк. Кыярның тамырлары өстә генә урнаша, шуңа күрә яхшы уңыш алу өчен аны чәчәсе урынга тирес кертү, еш су сибү, өстәмә тукландыру һәм туфракны сай гына йомшарту мәҗбүри.

Кыярга суны 20-22 градуска кадәр җылытып сибәргә кирәк. Бу үсемлекнең үсүен яхшырта, шулай ук тамыр череге авыруын кисәтә. Иртә өлгерә торган үсемлекләр арасы – 15 һәм соң өлгерә торганнары 20 сантиметрга кадәр калдырыла. 
Чәчәк атар алдыннан су сибүне киметү һәм үсемлекләрнең очларын өзү кыяр барлыкка килүне тизләтә һәм аларның саны артуга китерә. Кыярларны атна саен бакча катнашмасы белән тукландыру кирәк: су белән сыегайтылган сыер тизәге, бер чиләк суга 15 грамм мочевина һәм бер стакан көл. Өстәмә тукландырганда яфракларны чылатмаска. 
Атна саен мочевина эремәсе (10 литр алсу төстә марганцовка эремәсенә бер аш кашыгы) белән сиптерү яхшы нәтиҗә бирә. Яфраклар берәм-берәм саргайганда аларны өзеп ташлыйлар, күпләп саргайганда участокка сыер тизәге белән сыегайтылган эремә (10 өлеш сыер тизәге белән 3-4 сәгать тоталар, аннан соң аны сөзеп, сиптерү өчен файдаланалар) сиптерергә кирәк. Ешрак җыйган саен кыяр уңышы югарырак була.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X