Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Хәбәр итәргә онытма

Җәй көне эшләгән укучы һәм студент бу хакта пенсия бүлегенә хәбәр итәргә тиеш.

Пенсия фонды җәйге чорда эшләүче студент­лар һәм укучыларның исенә төшерә: вакытлы­ча эшкә урнашу да хезмәт килешүе нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш. Килешү төзү пен­сия хокукын форма­лаштыра башларга һәм хезмәт эшчәнлеген тук­таткан вакытка имини­ят стажы һәм пенсия ко­эффициентлары туплар­га мөмкинлек бирә. Бу­лачак пенсия күләме исә хезмәт стажы һәм коэф­фициентларга бәйле.

– Рәсми рәвештә хезмәт килешүе төзү һәм булачак пенсия хо­кукын формалашты­ру өчен мәҗбүри пен­сия иминияте систе­масында теркәлү һәм СНИЛСлы (шәхси лице­вой счетның иминият номеры) иминият таны­клыгы булу шарт. Нинди­дер сәбәп белән кешенең СНИЛСы булмаса, пенсия бүлегенә яисә күп функ­цияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Мөслим районын­да клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Инвалидлык буенча пенсиягә һәм туенды­ручысын югалту буенча пенсиягә федераль со­циаль өстәмә, шулай ук 80 яшьтән өлкән кешене яисә беренче төркем ин­валидны тәрбияләү буен­ча компенсация түләве алучы мәктәп укучы­лары һәм студентлар эшкә урнашулары яисә практика үтүләре ха­кында пенсия бүлегенә хәбәр итәргә бурычлы. Чөнки закон нигезендә пенсиягә социаль түләүне һәм тәрбия буен­ча компенсация түләвен бары тик эшләмәүче гражданнар гына алыр­га хокуклы, ди пенсия бүлеге белгечләре.

Эшкә урнашу турында хәбәр итүнең иң җайлы ысулы – ПФР сайтында­гы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә. Шу­лай ук Россия Пенсия фондының территори­аль органына ирекле формада гариза язар­га була. Гаризаны по­чта аша да җибәрергә мөмкин.

– Халык мәшгульлеге дәүләт хезмәте юллама­сы буенча эш урыннары белән тәэмин ителгән укудан буш вакытта эшләүче укучылар һәм студентларның пенсиягә социаль түләүгә хокукла­ры саклана. Әлеге за­кон 2022нче елның 27 апрелендә гамәлгә кер­де, – ди Фәридә Ганиева.

Фото “Татар–информ” архивыннан.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев