Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Казан

Казан – ризык пешерү савыты.

Казан – ризык пешерү савыты. Элегрәк бакыр эретмәләреннән (кула казан) ясаганнар, хәзер исә кара яки ак чуеннан эретеп коялар. Хәзәр шәһәре Саркелны казыганда кызыл балчыктан эшләнгән борынгы чүлмәк-казаннар да табылган.

Күчмә тормышта яшәгәндә, төркиләр казанның корымы буялмасын өчен, аны махсус капларда йөрткәннәр. Казан асу дигән сүз дә шул заманнардан калган. Элек казаннарның бик зурлары да булган. Мәсәлән, Әхмәд Ясәви төрбәсенең гөмбәзле залына куелган казанга 600 чиләк су сыя (дөрес, ул су салу өчен генә хезмәт иткән), ә борынгы Бүләрдә кызлар мәдрәсәсе тоткан Рабига абыстайның казаны риваятьләргә караганда 25 чиләк сыешлы булган, имеш. Зур казаннарны дүртәр колаклы итеп ясаганнар.

Казан ике төрле була:

- элеп пешерә торган казан (икенче төрле стационар дип йөртәләр);

- мич эченә яки таш өстенә куела торган казан.

Төрки-татарлар күчмә тормыш алып барган чорларда, мөгаен, ризыклар учак өстенә эленгән казаннарда әзерләнгәндер.  Ә инде утрак тормыш үзенчәлекләре казанның тышкы кыяфәтенә билгеле бер үзгәрешләр кертеп, аны утырып торган рәвешкә керткән булырга мөмкин.

Чын казан чуеннан эшләнгән булырга тиеш. Борынгы төркиләрдә тимер, чуен кою сәнгате зур үсеш алуын искә төшерсәк, татарларның элек-электән чуен казан файдалануы табигый. Бүгенге көндә казанда ашарга пешергән татарлар сирәк очрый, ә казах һәм үзбәк халыкларында, бу савыт әле дә бик популяр санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев