Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карбыз.Үзе дару, үзе бал...

Купьяклап файдалы булуга карамастан, карбыз диетасы кайбер кешегә ярамаска да мөмкин. Шунлыктан иң элек табиб белән киңәшү зарур.

Организмны диета ярдәмендә чистарту һәм бушандыру сау-сәламәт кеше өчен дә бик файдалы. Мәсәлән, карбыз диетасы бавыр авыруларыннан, хроник гепатиттан, үт куыгына һәм сидек юлларына таш утырудан, холециститтан саклый.

Карбызны ач карынга ашау аеруча гипертоникларга яхшы. Карбыз диетасы, гомумән, организмдагы холестеринны киметергә, депрессиядән, анемиядән, хәлсезлектән котылырга ярдәм итә.

Карбыз ярдәмендә организмны чистарту подагра һәм артрит кебек буыннар авыруыннан да нәтиҗәле санала. Карбыз диетасы иркен рәвештә 2-3 килограммга ябыгырга мөмкинлек бирә.

Карбыз ярдәмендә чистартынуның зарары бик аз. Әмма бар. Мәсәлән, бәвел тотмаудан интеккән кешегә карбыз ашаудан тыелырга киңәш ителә. Карбыз диетасының шулай ук ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүчеләргә дә зарарлы булуы ихтимал. Бөердә таш булган очракта да карбыз диетасы белән шаярмагыз. Карбыз йогынтысында ташларның урыныннан кузгалып, көчле авырту китереп чыгарулары бар. Шикәр диабетлы кешеләргә дә карбызны чама белән (тәүлеклек шикәр нормасын истә тотып кына) кулланырга кирәк.

ДИЕТА

Инде бөерне тикшертеп, табиб белән киңәшкәннән соң, карбыз диетасына утырырга теләсәгез, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз. Беренчедән, организм чистартуны ял көннәрендә башкарыгыз. Бу көннәрдә кичтән үк ятып, төнлә тыныч кына йокларга да җыенмагыз. Диета вакытында карбызны төнге уникедә дә ашарга кирәк булачак. Чөнки нәкъ төнге сәгатьләрдә сидек куерып, ташлар ясалучан була. Шунлыктан, тулы карбыз диетасына утырганчы, бер көн фәкать карбыз гына ашап карагыз. Ул көнне 1,5-2 килограмм карбыздан тыш бернәрсә дә ашамагыз. Әгәр шул көн эчендә организмга тискәре йогынты булмаса, карбыз диетасын кулланырга мөмкин. Карбыз диетасы өч-дүрт көн дәвам итә. Шул көннәрдө организмыгыз күп кенә шлаклардан, артык судан, кирәкмәгән тозлардан арыначак. Әлеге диета иң күбе биш көн дәвам итәргә тиеш. Карбыз диетасы, беренче карашка, бик гади тоела. Ләкин моның өчен биш көн дәвамында бары тик карбыз белән генә тукланырга кирәк. Күләме ягыннан карбыз кешенең һәр 10 килограмм авырлыгына 0,7-0,8 килограмм туры килергә тиеш. Шул исәптән чыгып, тәүлеклек норманы ун тигез өлешкә бүлегез дә иртән сәгать 6 дан башлап төнге 12 гә кадәр һәр ике сәгать саен карбыз ашагыз. Тәүлеклек норманы биш тигез өлешкә бүлеп тә ашарга мөмкин. Мәсәлән, 8.00, 12.00, 16.00, 20.00 һәм 24 сәгатьтә.

Диета барышында организмыгызны ныклы күзәтү астында тотыгыз. Әгәр эч күбенсә яисә ашказаны-эчәкләр авыртса, карбыз ашауны аның согы белән алыштырыгыз. Сокны да шул ук кагыйдәләр буенча, әмма башкачарак күләмдә, стаканның яртысы яисә дүрттән өч өлеше күләмендә көнгә биш тапкыр эчегез. Сокны су белән сыекларга да мөмкин.

Бер литр карбыз согы ясау өчен: 350 г карбызга ярты стакан шикәр комы, ярты лимон согы, 50 г ак коры шәраб, 3 стакан су кирәк.

Ә менә баш әйләнә башласа, укшытса, эч авыртса, диетаны, һичшиксез, туктатырга кирәк.

Диета беткәннән соң, тагын ун-ундүрт көн дәвамында, башка ризыклар белән беррәттән, карбызны да көндәлек ашарга киңәш ителә. Бу чорга якынча меню түбәндәгечә: иртәнге аш – суда пешерелгән солы боткасы һәм 100 г сыр.

Төшке аш – 200 г пешкән балык яисә ит, 300 г майсыз яшелчә салаты.

Төштән соңгы аш – 200 г эремчек һәм балсыз йогурт. Кичке аш – 30 кг авырлыкка 300 г исәбеннән карбыз. Мондый диета белән авырлыкны тагын 3-4 килограммга киметеп була.

СӘЛАМӘТЛЕКНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН ИҢ КУЛАЙ ВАКЫТ

Диетологлар да буй-буй бакча күчтәнәчен бик күп тылсымлы сыйфатларга ия дип табалар. Иң мөһиме, карбыз диетасы ул яшенә дә, картына да бер үк дәрәҗәдә ярый.

ФАЙДАСЫ

Карбызның файдасы иң элек андагы җиңел үзләштерелә торган глюкоза һәм фруктоза шикәрләреннән гыйбарәт. Анда шулай ук В, С, Р группасы витаминнары, аларга өстәп кальций, тимер, магний, калий микроэлементлары да бар. Моннан тыш, карбыз кеше организмына бик зарур клетчатка һәм пектин сандыгы булып та санала.

Карбыздагы пектин үзенең йогынтысы белән йомшак губканы хәтерләтә. Пектин, эчәкләр буенча акрын гына хәрәкәтләнеп, аның эчке тышчасында ябышып калган зарарлы калдыкларны үзенә җыя.

Ә организмның нормаль эшчәнлеге өчен ризык калдыкларын кудыртучы әнә шундый матдәләр бик кирәк.

Сидек кудырту сыйфаты ягыннан да карбыз бөерләргә уңай йогынты ясый, әйбәт профилактик чара булып тора. Шул ук вакытта үт кудыртуга да тәэсире бар. Ул организмда үт сыекчасы җыелуга, үт ташлары ясалуга ирек куймый.

 

Саклану

Карбыз сатып алгач, кайбер гигиена кагыйдәләре турында да онытмагыз. Иң элек, карбызны кайнар су белән сабынлап юыгыз. Бу гади генә чара сезне бик күп бактерияләрдән саклаячак.

Җитлегү чорында карбыз химикатларны үзенә җыючан. Шул сәбәпле, нитратлар һәм нитритлар күбәюдән карбыз эчендә тыгыз саргылт урыннар барлыкка килә. Аңлашыла, мондый карбыз организмга фәкать зыян гына китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X