Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Джинсы тарихы

Джинсының тарихы 1853 елдан башлана. Алтын приискаларында эшләүчеләрнең чалбар кесәләре чыдамаган, тиз тишелеп чыга торган булган.

Аларга  алтын  йөртер  өчен ныклы чүпрәктән  тегелгән чалбар кирәклеген ишеткәч, 24 яшьлек Леви Страус эшкә тотынган.  Индиго  (карасукүк) төстәге калын киндер тукымадан чалбар теккән ул. Ә  кесәләрен тагын да ныклырак итәр өчен бакыр белән чүкеп беркеткән. 
Мондый  тукыманы  Франциянең  Ним шәһәрендә  чыгарганнар. Генуя  диңгезчеләре  шушыннан  тегелгән  кием кигәнгә  аларны  “jean”  дип йөрткәннәр.  Джинсы  сүзе дә шуннан килеп чыккан. Алтын  эзләүчеләргә  генә түгел,  Америкадагы  ковбойларга  да джинсы  чалбар  ошаган.  Ул  ковбойлар арасында тагын да таралып киткән.  1830-1840  елларда алар Американың символына әйләнгән.
Европага  мондый  чалбарлар  икенче  Бөтендөнья сугышы вакытында кергән. 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев