Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Алыпсатар алдады

Күпвакыт, арзанлы товарга кызыгып, алданганыбызны да сизми калабыз.

Редакциягә әледән әле күчеп йөрүче сатучылар кергәли. Кием-салым, хуш­буй, бизәнгечләр тәкъдим итәләр. Үзләрен әле молдо­ван, әле азәрбайҗан, әле башка милләт вәкиле итеп танышты­ралар. Чынлыкта алар – чып- чын чегәннәр. Ләкин чегән үзен беркайчан да чегән дип әйтмәячәк.

Бер хатын хушбуйлар күтәреп кергән. Билгеле брендларга охша­тып ясалган хушбуйлар. Исләре дә охшаган. Ләкин хушбуй рәтен белгән кеше аның очсыз копия булуын аңлый. Сатучы хушбуй­ны 1500 сумга тәкъдим итә. “Менә бәясе дә чит ил валютасында, евро белән язылган, дип үгетләде чегән хатыны, хушбуйның тыш­лыгына күрсәтеп. Шул ук вакытта исен тыңлар өчен хушбуйларны кулларга сиптереп тә күрсәтте башлар әйләнеп бетте. Минем ох­шатып ясалган копияләрне ала торган гадәтем юк. Брендлар бу хушбуйларны уйлап табуга, ре­кламалауга күпме акча сарыф итә, гадел бизнес алып бара. Шул ук вакытта куллары чиста булма­ган кешеләр оригиналның копи­ясен ясап, бренд исеменнән са­тып, акча эшли. Копия сатып алу минем өчен каракларны финан­слауга тиң. Ул хатыннан хушбуй алмадым. Кирәк булса, оригина­лын барып алам, дим. Ориги­наль хушбуйларның хәзер бәясе күтәрелде. Акчаң җитәме соң? – дип, мыскыллап чыгып китте чегән хатыны.

Җәй башында бер ха­тын чәчәк орлыклары сатып йөргән. Хезмәттәшем 450 сум­нан япон гөле – гортензиянең күзәнәкләнгән тамырын сатып алган. Шул ук көнне бакчасына да утырткан, билгеле. Ләкин бе­раздан бу гортензиянең гап-гади әрем булуы ачыкланган. Бер ка­раганда көлке, ләкин ачу да килә, әлбәттә. Чүп үләне икәнен аңлагач, йолкып аттым инде. Әле 200 сумга кызыл лилия чәчәге суганчасын да алган идем. Аны­сы да гап-гади кызгылт-сары ли­лия булып чыгар микән?, – ди хезмәттәшем.

Безнең белән бер бинада башка оешмалар да эшли. Анда эшләүчеләр дә “япон гөле сатып алган. Әнием сорагач, берничәне алган идем. 1500 сум чамасы бул­гандыр. Гортензиябезнең әрем икәнлеге бик тиз ачыкланды. Исләре аңкып тора, – дип сөйләде бер танышым.

Шушы көннәрдә тагын бер сатучы килеп керде. Урын-җир әйберләре тәкъдим итә. Үзен мол­дован дип таныштырды. “Акча­сын соңрак, хезмәт хакы алгач та бирсәгез була, ди. Сезнең әйберләрегез дә әрем үсентесе ке­бекме? дип, башын катырдык теге адәмнең. Аңламаган кыяфәт чыгарды, янәсе ул әрем саткан хатынны белми. Без исә эш белән мәшгуль идек, югары сыйфатлы” товарларны карауны кирәк дип тапмадык.

Сатучылар арасында алдау, гипноз белән кәсеп итүчеләр дә күп. Сак булырга кирәк, чөнки манипуляция алымнарын киң кулланалар. Урамда туктатып яки ихатагызга кереп нәрсә дә булса тәкъдим итүче белән сөйләшеп тормагыз. Андый кешенең рәсми төстә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе, товарларының сыйфатлы булу-булмавы турын­да төгәл әйтеп булмый. Товар, кайдандыр урланып, безгә юга­ры бәядән тәкъдим ителергә дә мөмкин. Бу очракта карак белән арадашчы булу кирәкме?! Кибеткә барып алу отышлырак булмыймы?

Чегәннәрнең бөтенесен дә ал­дакчы дип әйтү дөрес булмас. Бу милләтнең дә лаеклы вәкилләре бар. Аларның тарихы, мәдәнияте дә кызыклы. Әмма кылган гамәлләре белән алар стереоти­пларга үзләре мөһер сугып йөри шул.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев